Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аз керемле гаиләләргә универсаль пособие түләнелә. Күләме күпме?

Аны алу өчен гаризалар 2023 елның 1 гыйнварыннан кабул ителә башлый.

Россиядә аз керемле гаиләләргә түләнеләчәк универсаль пособие күләме 7 меңнән 14 мең сумга кадәр булачак. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге пособиеләрне алу өчен гаризалар 2023 елның 1 гыйнварыннан кабул ителә башлый, дип билгеләп үтте тармак министры Антон Котяков.

Яңа төр пособие керемнәре һәр гаилә әгъзасына яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләргә түләнеләчәк.

Пособие күләме төбәктәге яшәү минимумының 50, 75 яисә 100 процент күләмен тәшкил итәчәк. Шул рәвешле, пособиенең уртача күләме 7 мең; 10,5 мең; 14 мең булачак.

Әлеге максатларга 1,7 трлн сум акча бүлеп биреләчәк һәм пособиене якынча 10 млн балага түләргә планлаштыралар.

http://shahrikazan.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев