Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хоккейчы малай өенә кайткан да үлгән

22 гыйнвар көнне Азнакай районының Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә 11 яшьлек малай вафат булган.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү версиясе буенча, малай фаҗигагә кадәр егетләр белән хоккей уйнаган. Уеннан соң өенә кайткач, әти-әнисенә хәле китүенә зарланган, шуннан соң алар ашыгыч хезмәтләр чакырткан.

Урынга килеп җиткән медицина хезмәткәрләре реанимация чаралары уздырган, әмма баланы коткарып кала алмаганнар. Булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

 

https://shahrikazan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев