Бакча, йорт тирәгездә нинди үсемлекләр үсә? Штраф ясамагайлары
Кайбер үсемлекләр күзне иркәләп, хуш ис бөркеп торса да, алар кеше һәм өй хайваннары өчен зыянлы булырга да бик мөмкин икән.
Участокларда булырга мөмкин иң куркыныч үсемлекләрнең берсе ул – Сосновский балтырганы. Аның яфраклары да, серкәсе дә агулы. Балтырган янында озаграк торсаң, аңны югалтырга да мөмкин. Балтырган серкәсенең организмга эләгүе күңел болгануга, бугаз ялкынсынуга сәбәп була ала. Чүп үләннең согы да агулы, кешенең тән тиресен пешерергә дә күп сорамас. Күзгә тисә, кеше сукыраерга да мөмкин.
Бакча тирәсендә күренергә мөмкин булган тагын бер агулы үсемлек – аконит (аю табаны). Чәчәге матур булса да, үсемлекнең үзлекләре бер дә күңелгә хуш килердәй түгел. Аның да согы агулы, тәнгә аз гына тисә дә, пешүгә китерә. Организмга эләккән очракта, кешенең үзәк нерв системасы зарарланырга, хәтта паралич сугарга да мөмкин.
Ландышка да бакчада урын юк. Үсемлек бик зарарлы санала. Халык медицинасында киң кулланылса да, ландыш белән белер-белмәс дәваланырга һич ярамый.
Кыңгырау чәчәгенә охшаш дигиталис белән дә мавыкмаска киңәш итәләр. Ул кешеләр өчен дә, йорт хайваннары өчен дә бик зарарлы. Үсемлектә булган матдәләр йөрәккә зыян салырга мөмкин.
Биш таҗлы сары чәчәк казаяк (лютик) кешенең тән тиресен пешерергә, ә йорт хайваннарын исә хәтта үтерергә дә мөмкин.
Өчтөсле ипомея, гармала, турбина щитковидная (ак чәчәкле үрмәгөл төре) үсемлекләрен үрчеткән һәм орлыкларын саклаган өчен 300 мең сумга кадәр штраф та, 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү дә каралган.
Штрафлар турында да белеп тор. Чүп үләннәргә кагыла ул. Тузганак, кыр бөтнеге, мәк, кара солы (овсюг), дару ромашкасы, көнбагыш (подсолнечник сорно-полевой), шомбия (заразиха), билчән кебек үләннәр бакча территориягездә күпләп үрчеп ята икән, 500 сумга кадәр штраф түләтмәгәйләре. Алар бик көчле аллерген санала икән.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142148/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев