«Бәкер суы» бәйрәме була
ҖӘМГЫЯТЬ

«Бәкер суы» бәйрәме була

Сезнең бу бәйрәмдә булганыгыз бармы?

“Бәкер” шифаханәсе үзенең социаль челтәрендә хәбәр иткәнчә, традицион Бәкер суы бәйрәме быел 18 июньдә 14.00 сәгатьтә була. “Каенсар” буасы янында. 

Программада музыкаль чыгышлар, конкурслар, истәлекле бүләкләр, балалар өчен мавыктыргыч аттракционнар, халык иҗаты эшләнмәләрен күрсәтү һәм аквагрим планлаштырылган.

 Килүчеләр тәмле шашлык һәм татлы ризыклардан авыз итә алачак.

Кич белән 20.00 сәгатьтә концерт өлеше булачак. 

Су бәйрәме җирле халыкны да, кунакларны да җәлеп итә, күңел ачу һәм шатлык атмосферасы тудыра.

6+

фото: «Бәкер» ВКонтакте челтәреннән

 

 


Нет комментариев