Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бала гомере кадерле булса чикләгеч куй

Белгечләр чаң суга! Сугарлык та. Җәй башланырга да өлгермәде, Татарстанда инде тәрәзәдән егылып төшү аркасында өч бала зыян күрде.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец яңа төзелгән һәр йорт тәрәзәсендә чикләгеч җайланма булырга тиеш дип саный.

– Кулланылышка тапшырылган һәр йортта шундый җайланма булырга тиеш. Төзүчеләргә шундый таләп куярга кирәк. Әлеге тәкъдимне Россия Төзелеш министрлыгына да юлладым. Ә вазгыять катлауланганнан-катлаулана бара. Иске йортларда яшәүчеләр мондый җиһазларны үзләре куярга тиеш. Аз керемле гаиләләргә чикләгеч җайланмаларны бушлай кую өчен махсус дәүләт программасы да эшләргә була. Татарстан Дәүләт Советына шундый тәкъдим юлларга җыенабыз. Моның өчен ата-аналар да җаваплы, билгеле. Балалар саны болай да бик аз. Ә без булганнарын да саклый алмыйбыз, – ди омбудсмен.

Бер уйласаң, моның өчен әллә ни күп тә кирәк түгел кебек. Уяулыкны югалтмыйча, иң беренче чиратта, балаңа тәрәзә янына барырга ярамаганлыгын аңлатырга, аның үзен генә калдырмаска кирәк, ди белгечләр. Тәрәзәгә чикләгеч җайланма куюның да бер авырлыгы да юк ләбаса! 130–300 сум чамасы торган әлеге җайланманың бәясен дә бала гомере белән чагыштырырлык түгел.

Мондый фаҗигагә тарымыйк дисәгез, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, ди белгечләр:

  • Бала андый фаҗигагә ата-ана өйдә юк чакта ешрак очрый. Кечкенә балаларны игътибарсыз калдырмагыз.
  • Москит челтәренә ышанмагыз. Ул, киресенчә, фаҗигагә этәрә генә. Күп очракта балалар нәкъ менә шушы сетка белән бергә очып төшә.
  • Тәрәзә янында бернинди җиһаз тормасын, бала менәрлек булмасын.
  • Тәрәзәне өске якка каратып ачарга тырышыгыз.
  • Тәрәзәне берничә сантиметр гына ачарлык итеп чикләгеч куегыз.
  • Тәрәзәгә рәшәткәләр куйсагыз да, җаныгыз тыныч булыр.
  • Балага тәрәзәдән егылып төшү хакында еш сөйләп, кат-кат кисәтеп торыгыз.

 Динә Гыйлаҗиева

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев