Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар елмаюы өй эчен балкыта

Алар икесе дә зур гаилә турында хыялланганнар һәм теләкләренә ирешкәннәр дә. Виктор Лукьянов белән Татьяна Хужаназарова гаиләсендә биш бала тәрбияләнә.


Тәрбиягә алган гаиләдә бер-берсенә карата хөрмәт, хезмәтне ярату, җаваплылык кебек сыйфатлар өстенлек итә. Ике кыз һәм өч малай тәрбияләнә аларда. Гаиләдә иң өлкән бала – Рината, аңа 14 яшь. Иң кечкенәсе – Даниил, аңа тиздән 7 яшь тула.
“Аларның бишесе дә – характер ягыннан да, кызыксынулары ягыннан да төрле. Константинга 13 яшь, ул нәрсә булса да ясап куярга ярата. Кечкенәсе Даниил – минем янда төзәтү, ремонтлау эшендә булыша. 8 яшьлек Алмаз шахмат белән шөгыльләнә. Елизавета – артист, Мәдәният сараенда бию түгәрәгенә йөри, Рината – җаваплы, интеллектуаль. Барысын да сәламәт тормыш рәвеше алып баруга өйрәтергә тырышабыз”, - дип сөйли Виктор Владимирович.

Ул үзе – югары белемле, «Перекрыватель» җәмгыятендә эшли, скважиналарны проектлау буенча баш белгеч. Хатыны – Татьяна Николаевна урта махсус һөнәри белем алган, «Альянс-Строй» җәмгыятендә реализация буенча менеджер булып эшли. Ул ире белән һәрвакыт зур гаилә турында хыяллануын әйтә. Тәрбиягә бала алуга алдан әзерләнгәннәр, махсус укулар да узганнар. “Гаиләдә беренче бала – Константин барлыкка килгәнче, төш күргән идем. Имеш, мине бер малай кочаклый, аңардан шундый җылылык килә. Күп тә үтмәде, опека органнарыннан шалтыратып, малай белән танышырга мөмкин булуын хәбәр иттеләр. Без бардык һәм аны шул көнне үк өйгә алып кайттык”, - дип сөйли Татьяна Николаевна.
Барлык биш бала төрле характерлы булса да, барысы да – яраткан һәм көтеп алынган. “Без аларны бертигез яратабыз, һәркайсы кадерле. Безнең гаиләдә ирем балаларга карата йомшаграк, мин –киресенчә, кырыс. Әйтик, берәр нәрсә эшләргә сорасам, улыбыз яки кызыбыз башта мин әйткәнне ишетсен һәм эшләсен диямен. Әтиебез исә алар эшлисе эшне үзе дә эшләп куярга мөмкин. Аларны мәрхәмәтле булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Шулай ук бер-берсе өчен терәк, булышчы булсыннар дип тәрбиялибез”, - дип сөйли әни кеше.

Әти һәм әни фикеренчә, киләчәкләре турында бүгеннән кайгыртырга: төпле белем алсыннар, яраткан һөнәрләре булсын. Балалар төрле түгәрәкләргә йөри, конкурсларда катнаша. Гаилә белән бергәләп Лениногорскида гына түгел, республикакүләм бәйгеләрдә дә катнашалар, призлы урыннар алалар. Шулай ук бергәләп чаңгыда, тимераякта шуарга чыгалар, җәй айларында диңгезгә барып кайту ягын карыйлар. Моңарчы фатирда яшәгәннәр, 2-3 ел элек үз йортлары булган.
Күптән түгел әлеге гаиләдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вагизова, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов булды. Балалар кунакларга шат иде, алар җырлады, шигырьләр сөйләде. Рәгать Хөсәенов аларга бүләкләр тапшырды. Ул шулай ук Лениногорскида күп балалы гаиләләрнең яшәү шартларын яхшырту өчен кабул ителә торган чаралар турында да сөйләде. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, якын арада территорияләрне төзекләндерү, яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары булдыру буенча эшләр башкарылачак, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү шәһәр, республика һәм ил җитәкчелеге эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Розалия Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев