Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар Габдулла Тукай әкиятләренә «сәяхәт» итте(+фотолар)

Лениногорск Үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасында театраль тамаша үткәрде.

Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай әкиятләренә сәяхәт» чарасы Лениногорск шәһәренең 5нче һәм 20нче балалар бакчаларында узды. 

Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, әкиятләрен, шигырьләрен укыды.

Г. Тукай әкиятләреннән килгән Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән бергә әкият дөньясына сәяхәт итте. 

Шулай ук, балалар шагыйрьнең рус һәм татар телендә шигырьләрен сөйләде, «Г. Тукай — халкыбыз горурлыгы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышты, татар халкының милли уеннарын уйнады.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск Үзәк китапханәнең Вконтакте челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев