Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар үскәч, ремонт ясау өчен, ана капиталын кулланып буламы?

Өч бала әнисе

"Мин өч бала әнисе, балаларымны ялгызым үстерәм. Кызым кияүдә, аңа 23 яшь. Олы улыма 25 яшь, өйләнмәгән. Төпчеге 16 яшьтә. Авылда үз йортыбыз белән яшибез. Өйгә ремонт кирәк (түбә белән идәнне алмаштырасы, кухняны ремонтлыйсы бар). Безнең очракта ана капиталын ничек кулланырга була? Ана капиталы өченче бала тугач бирелде".


Әлеге сорауга җавап табу максаты белән без РФ социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенә мөрәҗәгать иттек.

Матбугат үзәгеннән килгән аңлатмадан күренгәнчә, ана капиталын бу очракта бары янкорма төзү максатында гына файдаланырга мөмкин. Норматив нигезендә, төзелгән янкорманың мәйданы 18 квадрат метрдан ким булмаска тиеш.


https://shahrikazan.ru

фото: Татар информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев