Балалар «Ватык светофор» уйнады (+фотолар)
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар «Ватык светофор» уйнады (+фотолар)

Лениногорск шәһәренең «Дари добро» иҗтимагый оешмасында, инвалидлар декадасы кысаларында, мөмкинлекләре чикле балалар белән бергә профилактик чара уздырылды.

Алар өчен Зәй-Каратай мәктәбенең яшь инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында күренеш күрсәтте. 

Юл хәрәкәте иминлеге учреждениесе бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова «Ватык светофор», «Тыелган — рөхсәт ителгән» кебек уеннар үткәрде.

Соңыннан барлык катнашучылар да бүләкләр алды.


Нет комментариев