“Балаларның тормышта үз юлын табуы –безнең эшкә иң югары бәя”
Илгә хезмәт һәм сугыш геройлары, күренекле галим, язучы, мәдәният хезмәткәрләре биргән Шөгер мәктәбе, беренче сентябрьдә 90 еллык юбилеен каршыларга әзерләнә.
Бүгенге көндә Валерий Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә 343 бала укый. Быелгы уку елында мәктәп 21 унберенче сыйныф укучысын олы тормыш юлына озата, тугызынчы сыйныфны барлыгы 42 бала тәмамлый. Алар алдында зур сынау - имтиханнар тапшыру. Аларның беренчесе инде булды да. Сүз дә юк, аттестатка төп билгеләрне тормыш куячак.
Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң рәхәт, иң самими, кабатланмас чор. Мәктәп балага беренче белем, беренче тормыш дәресләрен бирә, яңа дуслар белән таныштыра. Һәр кешегә үзе укыган мәктәп кадерле һәм якын.
1934 елда нигез салынган райондагы алдынгы мәктәпләрнең берсе –Валерий Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе ул. Быел мәктәп 1 сентябрьдә юбелеен, 90 еллыгын, билгеләп үтәргә җыена. Мин шул мәктәптә 1969-1979 елларда белем алдым. Быел менә мәктәп тәмамлаганга да 45 ел була. Күз ачып йомган кебек булмаса да, тиз үтеп китте ул . Юкка гына “Гомерләр үтә икән ул, утә дә китә икән”,-дип җырламыйлар шул. Беренче тапкыр мәктәпкә барырга әзерләнгән вакытларны сагынып искә алам: форма, ак алъяпкыч, сумкадагы уку әсбаплары, беренче укытучым, куп еллар бер парта артында утырган классташым Сафиуллина Зөхрә…
Сыйныф журналларын култык астына кыстырып, җитди кыяфәттә ишектән килеп керүче Павел Михайлович Мишакин, Лимуза Рахимовна Ахметшина, Сария Габдрахмановна Сахапова, Гәмбария Гатаулловна Исмагилова,Тәскирә Мөбәрәкҗановна Валеева, Зәйнәп Шакирҗановна Газимҗанова, Людмила Николаевна Баранова һәм тагын башка бик күп хөрмәтле мөгаллимнәр, безнең куңеллэргэ җылылык иңдерүче, кояш нурларына тиң кешелэр. Безгә тормышны колачлар өчен алар канат куйды.
Ничә еллар буе таптаган мәктэп сукмагыннан үзенә күрә бер дулкынлану хисләре кичереп, инде укытучы сыйфатында, менэ тагын эшкэ килэм. Ул хисне сүз белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел. Гомернең агымсудай тиз узуын сукмак буйлап үскән нарат һәм чаганнарга карап та күрергә була. Көн дә мәктәпкә керер алдыннан махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз Айрат Воевода белән Ринат Бекмурзинга ачылган мемориаль такта алданда тукталам. Бу егетләр башка балалар кебек Валерий Чкалов исемендәге мәктәптә укыган, аны тәмамлаган.
Эйе, районда гына түгел, республикада танылган, бай тарихы булган, күренекле шәхесләр, батырлар тәрбияләгән Шөгер мәктәбе.
Шөгер, Иске Шөгер авылы үзенең биш Герое белән дә горурлана . Аның өчесе –Бөек Ватан сугышы Геройлары – Самат Садриев, Ибраһим Мурзин, Ислам Халиков. Икесе – Социалистик Хезмәт Герое - Зиннәт Шәрифуллин һәм Фәсхетдин Шәрәфетдинов.
Якташларыбыз бертуган Индус һәм Энгель Таһировлар, Рафаэль Вәлиев- күренекле галимнәр, тарих фәннәре докторлары, профессорлар, күренекле язучы Җәмит Рәхимов Шөгер төбәгенең гена түгел, Татарстанның исемен бөтен дөньяга яңгыратучылар.
Ватанпәрварлык нигезләре
Бүгенге көндә дэ коллективнын төп бурычларының берсе булып үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү тора. Бу юнәлешнең ачык мисалы булып 20 апрелендә уздырылган бик матур һәм бай эчтәлекле “Памяти героев –земляков” (Туган ягыбызның рухи һәм мәдәни мирасы), дип исемләнгән регионара фәнни-практик конференция. Бу чарага Самара, Ульяновск өлкәсеннән, Азнакай районыннан, үзебезнең районнын бик куп укытучылар һәм укучылар килделәр.
Мәктәптә укучылар белән эшләү өчен уңай шартлар тудырылган: укырга да, укытырга да бик кызыклы. Чөнки кабинетлар заман таләпләренә туры килерлек итеп «Үсеш ноктасы» милли программасы буенча яңа җиһазлар белән тулыланган.
Мәктәп ашханәсе дә тулысынча яңартылган, шулай ук яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән. Матур ашханәдә алтын куллы пешекчеләр эшли.
Шөгер мәктәбен югары дәрәҗәгә күтәрүчеләрнең берсе - директорлык вазифасын башкаручы Гөлнара Равил кызы Низамова. Ул 30 ел инде мәктәптә эшли. Әдәпле һәм педагогик яктан белемле, теләсә нинди хәлләрдә дә әңгәмә корып, ярдәм итәргә әзер булган җитәкче ул. Директорның уң кулы - уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Исхак кызы Гарифуллина. Аның гомуми педагоглык стажы 34 ел, шуның 30 елын директор урынбасары булып эшли. 12 ел инде ул шушы җаваплы вазыйфаны , Шөгер мәктәбендә башкара.
Эльмира Исхаковнаның иң төп сыйфатларының берсе –оештыру осталыгы. Һәр укытучы һәм укучы өчен, ул үзе өчен борчылгандай –борчыла, кайгырта.
Башлангыч сыйныф укучылары белән директорнын икенче урынбасары Рамзия Насыйх кызы Хәйрова эшли. Ул шулай ук мәктәптә туган телдә укыту һәм тәрбия биру эшләре өчен дә җавап бирә. Бу уку елында анын житәкчелегендэ татар теле укытучылары, укучылары Арча район узәгендә узган регионара “Аулак өй – корәш” уенында беренче урынны яуладылар. Муниципаль куләмдэ узган туган тел буенча олимпиада да иң куп урынны Шөгер мәктәбе укучылары яулады.
Ә мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары нинди булырга тиеш? –дип сорасалар, Наилә Фәрит кызы Исмәгыйлевага карап, менә шундый булырга тиеш дип, ышанып әйтер идем. Үзенең сүзләренә караганда, гомерен балалар тәрбияләүгә багышлау теләге әнисе Лимуза Рахимовна Ахметшина үрнәгендә туган.
Наилә Фаритовна һәрвакыт хәрәкәттә, вакыйга үзәгендә булган мөгаллим. Аның өчен мәктәп укучыларының тәрбияле-мәдәниятле булулары белән бергә, укудагы уңышлары да иң беренче планда.
Быелгы уку елын 35 укучы, гел “5” билгесенә генә тәмамлады. Шуларның алтысы -11 сыйныф укучылыры!
31 укучы Ботенроссия олимпиадасының муниципаль турында, 6 укучы республика куләмендә узган бәйгедә җиңү яулады, яисә призлы урыннарга лаек булды.
2021 елда “Татнефть” ярдәме белән лабораторияле биология кабинеты җиһазландырылды.Монда укучылар эзләнү һәм практик эшләр белән шөгыльләнәләр. Төп эшчәнлекләре – яшелчә утырту һәм үсентеләрне тикшерү. Балалар агро-биоинженерлык технологияләре буенча эзләнү проектлары алып баралар (Җитәкчеләре: А.С.Зиангирова, Р.Р.Батырова, В.М.Зиһаншина)
“Август-АГРО” компаниясенең социаль проектлар юнәлеше буенча мәктәпнең 12 укучысы Мәскәүгә экскурсиягә барды.
Елның елында, “Мәктәп биолабораториясе” ндә шөгыльләнгән укучылар Әлмәт шәһәрендә слетта катнаша. Быел 9 нчы сыйныф укучылары Рәзилә Заманова, Регина Гыйниятуллина Татнефть компаниясенең проектында актив эшчәнлекләре өчен сертификат һәм акачалата премия белән бүләкләнде.
9 Б сыныф укучылары Данис Вахитов, Самат Галимов, Альберт Фәрхетдинов “АГРО НТРИ” Бөтенроссия бәйгесендә югары баллар җыеп кайттылар.
Фәнни эш белән шөгыльләнү укучыларның уйлау мөмкинлекләрен, логик фикерләү дәрәҗәсен үстерә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, чыгышлар ясарга өйрәтә. Балаларда иҗат дәрте кабыза. Ә укытучы өчен иң кыйммәте – укучыларының уңышлары.
Спорт ярышларында да мәктәп укучылары сынатмыйлар. Агымдагы уку елында спортның төрле юнәлешләрендә район куләмендә җиңү яуладылар.
Балаларның тормышта үз урыннарын табуы –укытучының эшенә иң югары бәя. Педагог хезмәтенең төп мәгънәсе, кыйммәте дә шунда. Әлбәттә, төпле белем бирү, әйбәт өлгерешкә ирешү өчен хезмәтеңне яратырга, күңел биреп эшләргә кирәк. Укучыларыбызның уңышы – бөтен коллективыбызның тырышлыгы нәтиҗәсе ул
Суфия Надыршина
Шөгер мәктәбенең рус теле һәм әдәбият укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев