Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалы гаиләләргә кышын таксида йөрү өчен сертификат бирә башларга тәкъдим иттеләр

Аны кышкы чорда – 1 декабрьдән 31 мартка кадәр таксида йөрү өчен өчен

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен ел саен бирелә торган «кышкы транспорт сертификаты» булдырырга тәкъдим итте.

Сертификатның күләме 5 мең сум тәшкил итәчәк. Аны кышкы чорда – 1 декабрьдән 31 мартка кадәр таксида йөрү өчен өчен кулланырга мөмкин булачак.

Парламентарий тәкъдимне Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяковка һәм транспорт министры Андрей Никитинга юллаган. Документ тексты РИА Новости карамагында бар.

«Кышын уңайсыз шартларда (көчле салкыннарда, ОРВИ һәм грипп таралу сезонында, бозлавыкта) кечкенә балалы гаиләләрнең иминлеген арттыру өчен ел саен бирелә торган «кышкы транспорт сертификаты»н кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм. Җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләрдәге ата-аналарның (опекуннарның) берсенә ел саен 5000 (биш мең) номиналлы электрон сертификат бирергә кирәк», - диелә документта.

Чернышов фикеренчә, сертификат гаиләләрнең таксига чыгымнарын өлешчә яки тулысынча компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Ул билгеләп үткәнчә, мондый чара гаиләләрнең иминлеген арттырачак, имгәнү һәм туңу куркынычын киметәчәк, шулай ук эпидемияләр чорында җәмәгать транспортында йөрмәскә ярдәм итәчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев