«Бәлешкә шулпа салмыйбыз, шуның өчен тәмле дә ул»
***
Кейтеринг остасы Айгөл Максут кызы Билаловага күзләр тимәсен, тәмле сыйларына гөл нурлары куна: тәмле дә, зәвыкле дә!
- Бәйрәм табынына тәмле, шулпалы бәлеш пешерергә өйрәтегез әле.
– Шулпалы бәлеш дигәч тә, аңа пешеп чыгар алдыннан бер чокыр тәмле шулпа салырга гадәтләнгән халык. Ләкин, кирәксез эш. Без менә бәлешкә шулпа салмыйбыз, шуның өчен тәмле дә ул. Каз мае! Өчпочмакларны да, бәлешне дә каз мае белән пешерәбез. Беренчедән, ул бик тәмле тәм бирә, икенчедән ризыкны сусыл, ягъни шулпалы итә.
– Бәлешне мичтә дөрес пешерергә дә кирәк. Мин үзем, 100 градуска кызулыктагы тыгып куям да, ике сәгатьсез кагылмыйм да, духовканың ишеген дә ачып карамыйм асылда.
– Дөрес эшләмисез, әлбәттә. 200 градус кайнарлыкта кызган мичкә тыгып, бәлешне башта 15 минутлап пешерергә кирәк. Кемнең миче ничек пешерә бит әле, бәлешнең өсте кызарып киткәнче тотарга кирәк. Камырлары ябышып, пешеп китсен өчен дә болай эшләү мөһим. Аннары духовканың эсселеген киметәбез, 150 градуста ике сәгатьләп пешерәсе. “Бөке”сен алып пешкәнме, юкмы икәнлеген карарга мөмкин, әмма шулпа да, кайнаган су да саласы түгел! Каз мае белән ул болай да шулпалы һәм тәмле булачак.
фото Нейрочелтәр ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев