Бәрәңге үскән җиргә кышка нәрсә утыртып калдырырга?
Орлыкларны туфракка күмгәнче, җирне йомшартырга кирәк
Кышка сидератлар утыртып калдырылган җир язын фосфор-калийлы, азотлы ашламага бай була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Бәрәңге үскән җиргә кузаклы культуралар яки уҗым ашлыгы чәчеп калдырырга була.
3-4 төрле сидераттан торган катнашма утыртырга да ярый. Монда бөртеклеләр дә, кузаклылар да – арыш, вика, рапс, борчак, горчица булса яхшы.
Сидератларны көзге кыраулар төшә башлаганчы, 40-45 тәүлек алдан утырталар. Иң яхшысы – сентябрьнең беренче яртысы.
Орлыкларны туфракка күмгәнче, җирне йомшартырга кирәк, диелә хәбәрдә.
http://baltaci.ru/news/faydaly-kish/barange-uskan-irga-kyska-narsa-utyrtyp-kaldyryrga
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев