Барлык медицина учреждениеләрендә грипп һәм ОРВИ таралганга чикләүләр кертелде
ҖӘМГЫЯТЬ

Барлык медицина учреждениеләрендә грипп һәм ОРВИ таралганга чикләүләр кертелде

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арта.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстанның барлык медицина учреждениеләрендә чикләүләр кертелде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

«Медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар өчен битлек режимы кертелгән. Авыруларга йөрү тыелмаган, ә чикләнгән. Без реанимациягә авыруларның туганнары килүне тулысынча тыя алмыйбыз – бу законнарга каршы килә», - диде спикер.

Әйтик, реанимациягә бер генә туганны кертергә мөмкиннәр. ОРВИ симптомнары булганнар авырулар янына кертелми.

 


Нет комментариев