Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Бары-бергә, югы - уртак булганда, ныклы гаилә була

Тату-бердәм гаилә эштә дә, бәйрәмдә дә бергә. Өстәвенә аларны үз нәсел-насәбләренең тарихы, кем булулары, ни белән шөгыльләнүләре дә кызыксындыра. Шуңа күрә араларында нәсел шаҗәрәсен туплаучылар да бар. Шушы көннәрдә булып узган мәдәни чара моны бик ачык күрсәтте.

Лениногорск Мәдәният сараенда Гаилә елы һәм Гаилә көне уңаеннан “Минем гаиләм – минем шатлыгым” бәйгесе үткәрелде.
Анда шәһәребездә яшәүче Шәриповлар, Ерофеенко, Апаковлар, Билалетдиновлар, Савельевлар, Михайловлар, Шәмсуаровлар, барлыгы 7 гаилә катнашты.

Гаилә көне уңаеннан оештырылган бәйрәм-бәйге шәһәребезнең иң талантлы яшь җырчыларыбызның берсе – Эльвина Гадельшинаның “Гаиләгә гимн” җырын башкару белән башланып китте. Шуннан соң, бәйрәмгә килгән халыкка яшь артистларыбыз – Степан Сагидуллин, Екатерина Исмәгыйлева, Ислам Вәлиуллина, Эмилия Тазиева, “Татар егетләре”, “Кояшкай”, “Сәрвиназ” төркемнәре матур җырларын бүләк итсә, “Империя” бию төркеме үзенчәлекле биюләр башкарды.
Бәйрәм барышында, шулай ук, 6 бала тәрбияләүче, үзмәшгуль - Елена Мунинага торак алу өчен сертификат бирелде. Аңа сертификатны район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова тапшырды.
Бәйрәмнең бәйге өлеше “Визитка”, “Иҗади номер”дип аталган кисәкләрдән  торды. Һәр гаилә командасы  үзләре белән таныштырды,  нинди талант иясе, нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтте.

Гаилә ныклы булсын өчен

Мәсәлән, Гүзәл һәм Ленар Шәриповлар гаиләсе турында әйтеп үтик. Алар иҗади гаилә булып чыкты. Кызлары Ралина белән уллары Ильяс да бик актив укучылар. Музыка мәктәбенә йөриләр, Ильяс баянда уйнаса, Ралина скрипкада уйнарга ярата. Балалар икесе дә шәһәрнең 11нче гимназиясендә укыйлар.
“Шәһәркүләм генә түгел, ә район һәм республикакүләм үткәрелгән барлык бәйрәм чараларында, бәйгеләрдә катнашырга тырышабыз. Күбесенчә, әлбәттә, балалар. Алар теге яки бу конкурста катнашырга теләк белдерсә, әтиләре белән һәрвакыт ризалашып, ярдәм итәбез. Мин үзем татар халык ашларын, үзбезнең  тәмле ризыкларны пешерергә яратам. Мәсәлән, бәлеш, өчпочмак, каз. Һәрбер бәйрәмне гаиләбез белән бергә үткәрергә тырышабыз. Бөтен гаилә, туган-тумачалар авылда әти-әни янына җыелышып, күрешеп яшибез”,- ди Гүзәл Шәрипова.

Шәриповлар быел 20 февральдә 15 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үткән. Быел Гаилә елы булгач, алардан, бәхет нәрсә ул,  гаилә ныклы булуының сере нидә? кебек сораулар да бирмичә булдыра алмадык.
“Гаиләнең ныклы булуының нигезе, әлбәттә, беренче чиратта - ярату, бер-береңне хөрмәт итеп яшәүдә. Күпләр, ничә ел гомер иткәч, мәхәббәт тормыш мәшәкатьләренә кереп чуму сәбәпле югала, диләр. Безнең гаиләдә киресенчә, ярату һәм хөрмәт итү беренче урында, берәр борчу-мәшәкать килеп туса, уртага салып сөйләшәбез, бергәләп хәл итәбез. Ачуланышып, ни файда? Шулай ук, тормыш иткәндә бер-береңә юл кую да, сабыр булу да кирәктер”,-ди Шәриповлар.
Бәйрәмгә килгән тагын бер гаилә турында язып үтәсем килә.

Җиде йөздән артык туганнарын тапканнар

Ул –Светлана һәм Николай Савельевлар гаиләсе. Алар үзләренең танышу тарихы, гаилә традицияләре, яратып әзерләгән ризыклары турында сөйләде.

Светлана Савельева сөйләвенчә, алар кичке биюдә танышкан. Светлана Самара өлкәсендә яшәүче туганнарына еш кунакка кайта торган булган. Туганы белән кичке биюгә чыккалый алар. Николай, ул вакытта, шул авылдагы инструменталь ансамбльдә уйнаучы була. Язмыш аларны таныштыра, кавыштыра.

Светлана: “Мәхәббәт ул шундый көчкә ия, без бер-беребезгә беренче күрүдә үк гашыйк булдык. Һәм, менә, бүгенге көндә дә иңне-иңгә куеп, 38 елга якын бергә яшибез. Өч бала үстердек – ике малай һәм бер кыз. Инде оныкларыбыз үсеп килә. 9нчы ел инде шәһәребезнең “Россиянка” ансамбленә йөрибез. Мин, шулай ук, “Вдохновение” клубы җитәкчесе дә. Клубка йөрүче хатын-кызлар белән иҗади кичәләр, кич утырулар, төрле мастер-класслар, бәйрәм чаралары үткәрәбез”, - ди.
 Бүгенге көндә күп кенә гаиләләр үзләренең нәсел агачын барлый, туганнарын таба. Савельевлар гаиләсендә дә әле күптән түгел генә әлеге традиция барлыкка килгән. 2019 елдан башлап алар да бөтен туганнарын барлый, эзли, таба. Бүгенге көндә нәсел агачын барлап 55 туганын тапкан алар. 1862 елда туган кардәшләреннән башлап, һәрберсенә һәйкәл итеп имән агачы утыртканнар. Агач гади генә түгел, ә “серле”. Аның төбенә барлык туганнарының исемен язылган шешә куеп калдырганнар. Шулай ук, нәсел агачы мәгүлүматын кулланып китап та чыгарырга исәпли алар. Китап өчен 700гә якын туганының исемлеге дә әзер икән инде. Светлана сөйләвенчә: “Без – чуваш милләтеннән бит. Китапта, шулай ук, чуваш милләте турында, үзебезнең туганнарның килеп чыгышы, яшәеше, көнкүреше турында да язасыбыз килә”,- дип уртаклашты.
“Минем гаиләм – минем шатлыгым” бәйгесендә  катнашкан гаиләләрнең барысы да   җыр-моңга, биюгә, нәфис сүзгә оста иделәр. Аларның һәрберсен жюри әгъзалары бәяләп барды. Гаилә көне уңаеннан оештырылган бу бәйрәмдә барлык гаиләләргә дә Диплом һәм грамота, истәлекле бүләкләр бирелде.

Рамия Гарифуллина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев