Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башка хатын белән чуала, ләкин балалары янына кайтырга тели. Хатыны кертми...

Күпләр мөнәсәбәтләренең шулкадәр дәрәҗәдә бозылганын көтәләр ки, хәтта бергә яшәү генә түгел, бер бүлмәдә дә тора алмыйлар. Дусларыбызның гаилә тарихын сөйлим әле. Алар ун ел элек танышканнар. Айдар уен бәйлелегеннән интеккән.

Автоматларда бер кич эчендә бөтен хезмәт хакын оттырган. Бурычлары җыела башлый. Башта танышларыннан алып тора, аннары чират – банкларга җитә. Әти-әнисе белән яшәгәнлектән, тулысынча аларның пенсиясенә көн күргән. Олы яшьтәге ир белән хатын уллары өчен бик борчылган, бу чиреннән коткару өчен нинди генә күрәзәче, им-томчыларга йөрмәгәннәр.

Һәм менә бервакыт ул Юлияны очрата. Кыз уен автоматлары салонында эшли икән. Айдар кызга бер күрүдә гашыйк булган. Ярты ел очрашкач, өйләнешеп тә куялар. Малайлары туа. Айдар белән Юлия ипотека алып, ике бүлмәле фатирга күчәләр. Егет "уен"га бәйлелегеннән терелә, сигез ел эчендә ипотеканы тулысынча каплап бетерәләр. Юлия икенче балага авырга уза. Айдарның хатынын аборт ясарга үгетләвен ишеткәч, мин бик гаҗәпләндем. 

Бәхеткә, Юлияны каенанасы хуплаган, кызлары туа. Ни гаҗәп, ир икенче баласын да бик ярата. Һәм аяз көнне яшен яшьнәгәндәй, барыбызны да һуштан яздырган, Айдарның әнисен аяктан еккан вакыйга: ир хатынын, ике баласын калдырып, әти-әнисендә яшәячәген әйтә. Кызларына бары сигез ай гына иде бу вакытта. Айдар балаларын үстерешергә һәм тәрбияләргә ярдәм итәчәген, әмма Юлия белән башка яши алмаячагын белдерә, хисләр сүрелде, янәсе. Тиздән аның башка хатын белән чуалуы ачыклана. 

Балаларын бик сагына иде Айдар. Юлияга ул даими рәвештә акча бирде, тулысынча тәэмин итеп торды. Балалар да аны бик сагынды. Ике гаилә арасында яшәп булмый,  балалар хакына булса да, дип Айдар Юлия янына кире кайтырга карар кылган. Хатыны аны гафу итмәгән, ләкин бер үзе генә балаларны да аякка бастырырга теләми...

Нишләргә икән аларга?

Ләйсән Таһирова, Казан

http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/bashka-khatyn-beln-chuala-lkin-balalary-yanyna-kaytyrga-teli-khatyny-kertmi

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев