Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башкортстанда кош гриппы сәбәпле, Татарстанда 300 меңнән артык йомырка сатудан алынган

«Башкирская» кошчылык фабрикасында җитештерелгән 300 меңнән артык йомырканы Татарстанда сатудан алдылар.

Бу предприятиедә кош гриппының таралуы белән бәйле. Бу хакта "Татар-информ«га Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итә.

Башкортстанның Ветеринария буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, 9 августта «Башкортстан кошчылык фабрикасы» АҖеннән кошлар үлә башлау турында мәгълүмат килгән. 10 августта ветеринария хезмәте белгечләре кошлар үлеменең сәбәбен ачыклау өчен урынга барды.

Шул ук көнне Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясендә үлгән кошлардан алган материалларда югары патогенлы кош гриппы вирусы ачыкланган. 

«Башкирская» кошчылык фабрикасы авыру таралган урын дип танылган, ә 5 км радиуста торак пунктлар куркыныч янаучы зонага кертелгән.

"Татар-информ" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев