Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен яңалык

Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Педагог һәм остаз елында узачак чаралар планын тәкъдим итте.

 

Алар арасында конкурс, фестиваль, форум, шулай ук укытучыларга ярдәм итү һәм аларның статусын күтәрү инициативалары бар.

Сентябрьдә Педагог һәм остаз елына багышланган Зур педагогик диктант һәм Бөтенроссия дәресе, октябрьдә Зур укытучылар атнасы узачак. Традиция буенча һөнәри конкурслар оештырылачак, алар арасында «Россиянең ел укытучысы», «Россиянең ел тәрбиячесе», «Россиянең ел директоры» бар. Педагогларның үтенече буенча беренче тапкыр «Беренче укытучы» бәйгесе узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сергей Кравцов шулай ук педагог статусын күтәрүгә юнәлтелгән зур эш башкарылганга да игътибар итте. Укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү турында закон кабул ителде. Бүген депутатлар һәм Федерация Советы вәкилләре белән укытучы статусын законнар белән беркетү мәсьәләсе өйрәнелә.

Педагог һәм остаз елы кысаларындагы инициативалар арасында һөнәрнең абруен ныгытырга юнәлтелгән укытучыларга багышланган фильмнар булдыру тәкъдим ителә.

Министр сүзләренчә, Педагог һәм остаз елы кысаларындагы тәкъдимнәрнең күбесе «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәсе булып тора. Илкүләм проект буенча 2022 елда куелган барлык күрсәткечләр дә үтәлде, дип өстәде ул.

 

 

ЧЫГАНАК

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев