БДИдә 50дән кимрәк балл туплаучыларның вузга ничек алачаклары мәгълүм булды
Быел 1 сентябрьдән Россия Хөкүмәтенә вузларда түләүле урыннар саны лимитын билгеләү мөмкинлеге бирердәй закон үз көченә керде
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы бердәм дәүләт имтиханында 50дән кимрәк балл туплаучыларны вузларның түләүле бүлегенә алуны тулысынча ук тыймаячак.
Бу хакта “РИА Новости” яза.
Министрлыкта басым ясап әйтелгәнчә, яңа закон БДИдә түбән балл җыйган абитуриентларны түләүле урыннарга кабул итүне тулысынча ук тыймый, яңа чара белгечлекләрнең 10 проценты чамасына гына кагыла. Алар арасында – “Бизнес-информатика”, “Торговое дело”, “Товароведение”, “Юриспруденция” һәм “Психология”.
Исегезгә төшерәбез: быел 1 сентябрьдән Россия Хөкүмәтенә вузларда түләүле урыннар саны лимитын билгеләү мөмкинлеге бирердәй закон үз көченә керде. Аның төп максаты – хәтта түләүле урыннарга да конкурс булдыру.
фото: Татар информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев