Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер яшьлек кызын тәрәзәдән ташлаган

Мәскәү табиблары бер яшьлек кызның тормышы өчен көрәшәләр, аны 8 ноябрь иртәсендә Мәскәүнең көньягында күп катлы йорт янында тапканнар. Фаҗига Чертаново районында килеп чыккан.

Шаһитләр әлеге хәлне күреп торган. Коткаручыларны һәм полиция чакыртканнар. Хокук сакчылары баласын тәрәзәдән ташлаган әни кеше яшәгән фатирның ишеген ватып кергән, аш-су бүлмәсенең идәнендә аңсыз килеш яткан хатын-кызны табып алганнар.

Егылып төшү нәтиҗәсендә, бала авыр имгәнүләр ала һәм хастаханәгә озатыла.

— Табиблар әлегә берни дә фаразламый. Бала реанимациядә, - дип хәбәр итте Комсомольская Правда басмасы. Баланың әнисен табиблар көчкә саклап калган. Баланы тәрәзәдән ташлагач, хатын үз-үзен үтерергә тырышкан дип саный хокук сакчылары. 

—  Хатын-кыз кискен психоз хәлендә хастаханәгә китерелде, табиблар аның хәлен тотрыкландыра алгач, тикшерүчеләр сорау алуга керешәчәкләр, - дип белдергән KP.RUга үз чыганагы.

Журналистлар язганча, Валерия Ф.га 26 яшь, берничә ел элек Мәскәүгә Курскидан күчеп килгән - арендага алынган фатирда яшәгән.

—  Зыян күргән кызның туу турындагы таныклыгында әтисенең фамилиясе астында язылуы билгеле булды, ата кеше Ерак Көнчыгыш илләренең берсендә туган, шулай ук сабыйга мөселман исеме бирелгән, - дип белдергән KP.RUга үз чыганагы.

Күршеләре әйтүенчә, хатын берничә ай элек кызның әтисе белән аерылышкан. Фатирда ул берникадәр вакыт баласы белән ялгыз яшәгән. Беркайда да эшләмәгән. Нинди акчаларга яшәгәнен әлегә аңлап булмый.

Башлангыч версия буенча, Валерия үзләрен ташлап киткән баланың әтисеннән үч алу нияте белән шундый адымга барган. 

—  Аерылышу аркасында хатын-кыз бик авыр хәлдә булган, - дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының Мәскәү буенча дәүләт идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Иванова. - «Кече яшьтәге баланы үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ber-yashlek-kyzyn-trzdn-tashlagan

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев