Бер миллионнан артык  бурычы булган лениногорскилыны рәшәткә артына озаттылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер миллионнан артык бурычы булган лениногорскилыны рәшәткә артына озаттылар

Алимент түләмәүче.

Балигъ булмаган баласын карау өчен озак вакыт дәвамында алимент акчасы түләмәгән 46 яшьлек лениногорскилы  суд карары буенча җинаять җаваплылыгына тартылды.

Ата кешене башта бурычлары өчен административ җаваплылыкка тартканнар.

Әмма ул моның белән генә тиешле нәтиҗәләр ясамагач, җирле кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Лениногорск суды карары нигезендә ир-ат  9 айга колониягә озатылды.

 

Исламия Галимова фотосы


Нет комментариев