Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер хатын, сугышка барам дип, ялгыш заявка тутырып җибәргән

Чиләбедә яшәүче бер хатын, “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша ялгыш Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдереп, гариза язып җибәргән.

Портал поддержкасында аңа бу заявканы гамәлдән чыгарып булмый дигәннәр.

Хатын әлеге кушымта аша мобилизацияләнүчеләрне сайлап алу шартларын белергә теләгән. Эзли торгач, ул ирекле катнашучылар өчен гариза формасын тапкан һәм смартфон экраны юешләнү сәбәпле, әлеге битне тиешенчә яба алмаган.  

Шулай итеп, гариза киткән, ә бишк көннән чиләбеле хатынга военкоматка чакыру кәгазе килгән. Анда аны ике атнадан тиешле документлар белән көтүләрен хәбәр иткәннәр. Хатын янә “Дәүләт хезмәтләре” порталы поддержасына мөрәҗәгать иткән.  

“Уңай җавап алсагыз да, сез килмәскә мөмкин. Махсус хәрби операциядә катнашырга теләп заявка рәсмиләштерсәгез дә, юридик яктан бернинди җаваплылык та барлыкка килми”, – дигәннәр хатынга белгечләр. 

https://matbugat.ru/news/?id=38502

Рамия Гарифуллина фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев