Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер яшь ханым, акчасын мошенникларга күчергәнен аңлап алгач, акылдан язган

Мариягә телефоннан шалтыратучы үзен Үзәк банк хезмәткәре буларак таныштырып, имештер, картасыннан акча урларга маташуларын аңлата башлаган.

Акчасын саклап калу өчен ханымга нигәдер кредит алырга һәм акчаны Үзәк банк “белгече” күрсәткән счетка җибәрергә киңәш ителгән.

Мәскәүдә яшәүче 34 яшьлек бер ханым, 1,5 миллион сум акчасын мошенникларга күчергәнен белгәч, психиатрия хастаханәсенә эләккән. Бу хәл 17 июньдә булган. 

Мария барлык шартларны үтәгән. “Райффайзен банк”тан кредит алып, акчаны әз-әзләп – 15әр мең сумлап (барлыгы 50тапкырдан артык күчергән), аферистларга күчергән.

Ике көннән соң гына ханым эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган. Зур күләмдә акчасын югалту анда бик көчле психоз китереп чыгарган. Мария кичекмәстән Ганнушкин исемендәге психитария хастаханәсенә озатылган. Табиблар аңа “полиморфлы психик тайпылыш” дигән диагноз куйган.

https://vatantat.ru/2022/08/88585/

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев