Бердәм дәүләт имтиханын максималь баллга тапшырганнарга түләүләр суммасы билгеле
***
2025 елда бердәм дәүләт имтиханында максималь балл алган чыгарылыш сыйныф укучыларына түләүләр суммасын билгеләделәр. Тиешле карар ТР рәсми хокукый актлар сайтында басылып чыккан.
Бер предмет буенча иң югары балл алучылар өчен түләүләр суммасы 15 000 сум тәшкил итәчәк. Ике фәннән иң югары балл алучылар өчен – 25 000 сум.
Түләү тәртибен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы расларга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев