Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Безгә язалар: «Яңгыр явып тора, полив өчен түләп торабыз»

Дөреслек кайда?

Редакциягә үзләренең борчулары турында хәбәр итүчеләр  бар. Күптән түгел бер ханым шалтыратып болай диде: “Быел яңгырлар еш ява. Шунлыктан бакчага суны даими сибәргә дә кирәкми. Әмма түләү кәгазендә “полив” дигән графа бар һәм полив өчен түләү бәясе дә шактый. 4 ай өчен (май, июнь, июль, август) без җәмгысе 20 мең түләргә тиеш булабыз. Нәрсә дигән сүз инде бу? Дөреслек юк”.

Димәк, әлеге ханым нор­матив буенча түли, никадәр су кулланылганын исәпләү җиһазы – счетчик юк.

Яшелчәләргә сибелгән су өчен авылда түләргә кирәкме?

Шәхси секторда бакчага сибү өчен кулланыла торган салкын суның яңа нормативлары гамәлгә 2021 елның маеннан керде. Әмма су өчен зур суммалы счетлар килә башлау турында хәбәрләр хәзер генә ишетелә башлады. Су амнистиясе тәмамланды. Аны исәпкә алу приборлары булмаганда, салкын су өчен түләү җир участогының зурлыгыннан чыгып исәп­ләнә. Ә аның мәйданы турында саннар ЕГРН мәгълүматларыннан алына.

 

фото: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев