Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безгә язалар: Сабантуйда очрашсак иде, дуслар

Зәй-Каратайдан Резедә Камалетдиновадан милли бәйрәмгә бик матур шигъри күчтәнәч. «Сабан туе – хезмәт туе».

         
Саумы, кояшлы җәй!
Матур июнь айлары!
Бар табигать шатлана,
Кошлар да чут-чут сайрый.

Басу-кырлар, бакчаларда,
Язгы чәчүләр тәмам.
Уңышлар мулдан булсын дип,
Сабан туен уздыра.

Кыңгыраулы атлар җигеп,
Тальян гармун уйнатып,
Әби-апа, бала-чага,
Бүген яулыклар җыя.

Борынгыдан калган гадәт,
Җир –анага зур хөрмәт!
Бәйрәмгә рәхим итегез,
Мәйдан бездә түгәрәк.

Уен-көлке, җыр-тамаша,
Бүләкләр дә бик мулдан.
-Әйдә, дустым,чык уртага,
Бил алыша батырлар.

Чиккән сөлге,бүләкләр,
Көтә Сабантуй батырын.
Шушы келәмнәрдә генә,
Сынашсак иде көчне.

Бәйрәм, тамаша узар,
Тынычлык,саулык теләп,
Сабантуй – хезмәт туенда,
Очрашсак иде, дуслар!

 Резедә Камалетдинова,  Зәй-Каратай авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев