Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безгә язалар: Үрнәк гаиләнең эшләре дә уң

Була шундый кешеләр: авыл исемен атагач, кемдер искә төшә, күңел яктылык белән тула, рәхәт булып итә. Һәр авылда бар андый кешеләр: без аларны яратабыз, хөрмәт итәбез, үрнәк алабыз.

Урмышлы авылында шундый кешеләрнең берсе – Рәхилә Хәбибуллина. Мин аны бик күптәннән белеп, сокланып яшим, ире Фәнзәт Хәбибуллин белән Федотовкада яшәгән чакларыннан ук. Ул чакта ире – “Ленин” колхозы рәисе, Рәхилә – бухгалтерия хезмәткәре.

Алар үз эшләреннән тыш, мәдәният тормышында да актив катнашалар иде. Фәнзәт бии, Рәхилә җырлый. Тормыш шундый инде ул, матур, кадерле булса да, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре чыгып тора. Бу гаилә җиңүләр, үрләр яулап, гаиләне саклап, менә дигән балалар үстерделәр.

Алар белемле, эшчән, мәрхәмәтле. Тормышта үз урыннарын тапканнар. Районда гына түгел, Әлмәт, Казанда да танылдылар. Моңа аптырыйсы да түгел. Балачактан салынган гаилә тәрбиясе җимеше бу. Мин Рәхиләне искиткеч ана кеше дип бәяләгән идем, Урмышлы авылының икенче бер хөрмәткә ия кешесе – Сәгадәт Мифтахова болай диде: “Ул, Люция Владимировна, балаларының гына түгел, авылыбызның да анасы”, - дип, хөрмәт белән әйтте. Әйе, Рәхиләнең искиткеч кеше икәне турында, мисаллар китереп, бик күп язарга булыр иде.

Рәхилә ханымның ике килене бар, ул аларны да мактап кына тора. Улы Азат һәм килене Эльмира белән биш ел бергә яшәгәннәр. “Эльмира үзе бик яхшы, үпкәли белми, кеше турында начар сүз әйткәне юк. Аның белән әллә ничә ел торсаң да була”, - диде. Олы килене турында да җылы сүзләр жәлләми ул.

Әби-бабай һәм оныклар арасы – галиҗәнап дөнья шикелле. Әбиләре җитәкчелегендә дәрес хәзерләү, шашка-шахмат уеннары уйнау, концертлар кую – һәммәсе гаҗәп соклану уята. Тирә-юньдәге гаиләләр дә алардан үрнәк алып, матур, тату булып яшәсәләр иде.

Люция Ильина, Федотовка

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев