Бөгелмә районында янгын булган
Бөгелмә район Кодаш авылында янгын чыгуы турында хәбәр 23.03 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Чакыру буенча килгән ут белән көрәшүчеләр зур булмаган агач йорт януын ачыклаган.
Янгынны сүндергән вакытта 35 яшьлек хатын-кыз табыла. Зыян күрүчене урамга алып чыгып, табибларга тапшырганнар. Табиблар хатын-кызның үлемен раслый.
Янгын чыгуга сүндерелмәгән тәмәке төпчеге сәбәпче булган дип фаразлана. Күршеләре әйтүенчә, соңгы ике көнне хатын-кыз өендә спиртлы эчемлекләр кулланган һәм тәмәке тарткан.
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев