Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Биш бала әнисе Лилия Гыйльметдинова: «Гаиләдә хөрмәт һәм традицияләр саклансын»

Зәй-Каратай авылында яшәүче биш бала үстерүче Гыйльметдиновлар гаиләсендә татулык, бер-береңне хөрмәт итү һәм гаилә традицияләрен саклау – төп кыйммәтләр

“Мин үземне патшалар сараенда, ниндидер балда сыман хис иттем. Монда шундый югары дәрәҗәдә оештырылган иде барысы да. Хезмәттә дә, балалар тәрбияләүдә, гаиләне саклауда да зур эш алып бара торган, хөрмәткә лаек никадәр гаиләләрне күрдек”, - дип сөйли үзенең хис-кичерешләре турында биш бала әнисе Лилия Гыйльметдинова.

Күптән түгел ул ире белән, Татарстан Республикасы көне алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан  Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым Миңнеханова исеменнән гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә булып кайттылар. Лилия белән аралашканда, әлбәттә, сүз шушы ямьле чара турында да да барды һәм мин аңардан хис-кичерешләрен сорагач, ул шулай дип җавап бирде.

“Казан Кремленең матур, мәрмәр залларын күрү, әлбәттә, Татарстан Рәисен якыннан күрү, аның изге теләкләрен ишетү – барысы да искиткеч булды, гомергә минем күңелдә калачак бу мизгелләр”, - ди Лилия ханым. 

Әле өстәвенә тантаналы мәҗлес Гыйльметдиновларның бергә гомер итүләренә 22 ел булган көннәрдә узып, аларга бүләк кебек килеп чыккан. Айзат Әслахетдин улы белән Лилия Әсгать кызы 2003 елда  гаилә тормышын башлап җибәрәләр. Егет белән кызны дуслары таныштыра, очрашып йөргәч, ике арада мәхәббәт уты кабынып, гаилә тормышы башлап җибәрәләр.

Башта Әлмәттә яшиләр, аннары Лениногорскига күченеп кайталар һәм менә соңгы ун елны Зәй-Каратай авылында йорт алып, шунда гомер итәләр. “Авылда тору үзе бер рәхәт, шәһәр ыгы-зыгысы түгел, тыныч монда. Үз бакчабыз бар, яшелчә-җиләк үстерәбез, маллар, кош-кортлар да асрыйбыз”, - ди Лилия ханым. 

Гаилә башлыгы – Айзат – Яңа Иштирәктән. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын «Зоотехник» белгечлеге буенча тәмамлаганнан соң  1999 елдан 2001 елга кадәр армия сафларында хезмәт итә. 2002 елда ул чактагы милициягә эшкә килә һәм бүген дә Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегендә вакытлыча тоту изоляторы начальнигы вазыйфасында хезмәт итә, полиция капитаны.

Эчке эшләр министрлыгы структурасында күпьеллык үрнәк хезмәте өчен ведомство бүләкләренә ия: 1 нче, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә «За отличие в службе”  медальләре бар. "Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. 

Моннан ике ел элек берничә ай дәвамында махсус хәрби операция уздыру зонасында, Донецк якларында хезмәт командировкасында булган. «Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, хәрби хәрәкәтләр ветераны исеменә ия. 

Гаилә җылысын назы белән саклаучы Лилия ханым Зеленая Роща мәктәбендә укып чыккач, ул чактагы 81нче һөнәри училищега укырга керә. “Повар-кондитер” белгечлеге алып чыга. Һөнәре буенча Әлмәттә эшли.

Ә узган ел Лениногорск “Исток-Башлангыч” социаль хезмәт күрсәтү үзәге аша «Карау, тәрбияләү  буенча ярдәмче» һөнәри әзерлек курсын узып, бүгенге көндә  өлкән кешеләрне карый. Лилия  ханым турында өлкәннәр җылы итеп сөйлиләр, рәхмәтләр әйтәләр.  

Лилия ханым – батыр хатын-кыз икән, биш бала тапкан! Хәзерге заманда сирәк күренеш бит. “Һәр бала үз бәхете белән туа. Без балалар яратабыз”, - ди ул.

Ире белән бер малай һәм дүрт кызга – яраткан әти-әни алар. Балаларны кече яшьтән үк эшкә өйрәтеп үстерү яклы алар. Моңарчы балалар өчен йөз кызартырга туры килмәгән, киләчәктә дә шулай булыр, дип уйлый әти-әни.

Уллары Айназ нефть техникумын тәмамлый, тик язмышын эчке эшләр бүлеге белән бәйли, полиция участковые булып эшли. Зарина –  Бөгелмә медицина училищесы студенты.  Ясминә 11 нче гимназиядә укый. Ләлә белән Айлин балалар бакчасына йөриләр. “Кызларыбыз үзара тату, тыңлаучан һәм тыйнаклар. Рәсем ясарга, җырларга яраталар һәм чараларда да актив катнашалар”, - ди Лилия кызлары турында. 

Ясминәнең «СВОих не бросаем» волонтер төркеме координаторы Светлана Салиховадан бирелгән рәхмәт хаты бар. Актив тормыш позициясе, СВО зонасында булган хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрүдә катнашуы өчен алган аны Ясминә. 

Гыйльметдиновлар гаиләсенең төп традициясе – бәйрәмнәргә, бигрәк тә Яңа елга бергә өйдә җыелу. “Безнең әтиебезнең эше шундыйрак – барлык бәйрәмдә өйдә була алмый. Шуның өчен бергә җыелу – безнең өчен мөһим. Тәмле ризыклар пешереп, без аны көтәбез”, - ди биш бала әнисе. Гаилә традицияләрен саклаучы, авыл халкы арасында абруй һәм ихтирам казанган ныклы һәм тату гаилә үрнәк булып тора.

Казанда тантаналы кабул итү мәҗлесендә Лилия Әсгать кызы  “Ана даны - Материнская слава” медале белән бүләкләнде. 
“Һәр гаилә бәхет белән яшәсен, балалар сау-сәламәт булсын, аларны әти-әниләр мәхәббәттә үстерсеннәр, дөньялар имин булсын. Безнең шатлыкны бүлешүчеләргә рәхмәт. Шулай ук авыл башлыгы Миләүшә Идиятовага, Лениногорск җитәкчелегенә зур рәхмәт”, - ди Лилия Гыйльметдинова. 

 

  • Татарстанда 60 меңгә якын күп балалы гаилә яши, әлеге гаиләләр 187,6 меңнән артык бала тәрбияли. Соңгы 12 елда Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 2,5 тапкырга арткан.

Татарстан Республикасында 8 ай эчендә 50 хатын-кыз «Ана даны-Материнская слава» медале алган. Бу дәүләт бүләге 2000 елда гамәлгә куелган һәм биш, аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән аналарга тапшырыла. 2024 елда республикада медаль 62 әнигә бирелгән. 2022 елда Татарстанда «Ата-ана батырлыгы» медале барлыкка килде. Җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бирелә. 2025 елның 1 гыйнварыннан «Ана даны – Материнская слава» һәм «Родительская доблесть» медальләрен тапшырганда каралган барлык түләүләр «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында бирелә.

фотолар: Гыйльметдиновларның гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев