Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Биш бала әнисе Рузилә: Һәр бала үз бәхете белән туа

Мусиннарның кунакчыл өендә килгән кешегә хөрмәт зурдан: якты йөз белән каршы алып, хәзинәсендә булган ризыгы белән сыйлап озату. Бу буыннан-буыннарга килә торган матур бер гадәт.

“Кунакны без үзебез генә түгел, ә балаларыбыз да ярата. Кунакчыл булу – әти-әнидән, әби-бабайдан килә торгандыр. Әбием дә кем керсә дә, чәйләр куеп, сөйләшеп утырырга ярата иде”, - дип сөйли биш бала әнисе Рузилә Мусина.

Гадәттә, 2 яки 3 бала тапкач, хатын-кызлар үз миссиямне үтәдем дип, бала табудан туктап кала. Тагын бәби алып кайту теләге булса да, башка төрле уйлар керә башлый. Ә Мусиннар гаиләсендә бишәү бит алар! Назыңны, игътибарыңны бишкә бүләргә, һәрберсенә мактау, үсендерү сүзләре әйтергә, биш балага да дөрес тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарырга. Никадәр зур сабырлык, киң күңеллелек, игътибарлылык сорый торган хезмәт бит бу. Рузилә боларның шулай кирәк икәнен, шулай тиешлеген аңлап, гаиләдә зур вазифаны – Әни булу вазифасын алып бара. 

“Берәр бала өйдә булмаса да, нидер җитми кебек. Балаларыбызның бишесе – биш төрле. Һәрберсенең үз характеры. Без үзебез дә шулай булганбыздыр инде”, - ди ул.

Рузилә Азнакайның Тымытык авылында, Ык буйларының гүзәллеген сеңдереп, Татарстан белән Башкортсан чигендә булган ямьле авылда туып-үсә. “Ишле гаиләдә үстем мин. Сигез кеше идек: әти-әни, абый, мин, энекәш, әби-бабай һәм бабайның сеңелесе яшәде. Без әби-бабайлы өйдә, алардан – кайгыртучанлык күреп, әти-әнидән җылылык алып үстек”, - дип сөйли ул. Чыннан да, әби-бабай белән үскәннәр мәрхәмәтлерәк, олыларны хөрмәт итүчән булалар. Рузилә ире белән бу сыйфатларны үз балаларында тәрбиялиләр.

Бабасы сугыштан яраланып булса да, исән-имин кайткан. Агач эшкәртү комбинатында җитәкче булып эшләгән, әбисе исә почта бүлекчәсендә җитәкче була. “Безнең өйгә күп төрле газетлар яздырталар иде. Безгә – балалар өчен дә аерым журналлар алдырттылар. Хәзер дә әти-әни әлеге гадәтне онытмый, укыйлар, яздырталар. Кайткач, миңа да бер кочак газет биреп җибәрәләр”, - ди.

Ишле гаилә булгач, өе дә зур кирәк, әтисе өй төзи һәм 1982 елда – Рузилә туган елны яңа өйгә күчәләр.”Әлбәттә, өй төзүдә бабайның да ярдәме зур булган”, - ди Рузилә.

Мәктәптә укыганда 6 ел музыка мәктәбенә, баян классына да укырга йөри ул. Кыз биюче булырга хыяллана. Әнисенең исә үз хыялын кызында тормышка ашырасы килә: баянда уйнарга өйрәнсен иде дип, баян алып кайтып бирә. Ык буйларының моңы әнисендә дә була һәм Рузиләгә дә күчә. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга музыка юнәлеше буенча укырга китә. Тик имтиханда балл җитми, “әйдә, алайса, түләүлегә укырга кер”, дисә дә әти-әнисе, кызның башкалада каласы килми һәм ул Лениногорск музыка-сәнгать училищесына укырга килә. 

Училищеда шулай ук баян классында укый. Укып бетергәч, Әлмәткә 27нче балалар бакчасына музыка җитәкчесе булып эшкә урнаша.  Лениногорскида укыганда, студент дуслары күп була. Иптәш кызы туена Рузиләне шаһит итеп чакыра, ә кияү ягыннан шаһит – чибәр егет. Шулай итеп, дусларының гаилә коруларында шаһит булып килүче Рузилә белән Марат бер-берсен ошаталар, 7 ай дәвамында бер-берсен сыныйлар да уртак гаилә корып җибәрәләр. 2006 елның 17 мартында Мусиннарның парлы гаиләсенең тарихы башлана. 

2019 елда Лениногорскиның Геофизиклар поселогыннан өй алалар. 1 ел әлеге өйгә дача буларак, Тимәш белән Лениногорск арасында йөриләр. 2020 елда исә күченәләр. “Әлбәттә, үз өең булу рәхәт. Бакчасы да бар. Балалар өчен дә уңайлы”, - ди Рузилә.

Өйдә җылы атмосфера тудыра алганнар Марат белән Рузилә. Ремонт эшләре дә үткәргәннәр, мунча төзеп, бакчаны ямьләндереп, балаларга бүлмәләрне уңайлы итеп ясый алганнар. Әнә тәрәзә төпләрендә яшел үсентеләр бакчага чыгарга көтеп тора.

Гаилә башлыгы – Марат “КамАЗ” машинасында шофер булып эшли, Рузилә алар яши торган микрорайонда урнашкан 13нче балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Пианинода көйләр уйнап, балаларны музыка дөньясына алып керә. Көзгә исә ул беренче категория алу өчен документлар тапшырачак. Шулай ук яшерен генә тагын бер хыялы – “Ана даны” медален алу.

 Гаиләдә беренче бала – Марсель, аңа 18 яшь, ул Лениногорскида колледжда икенче курста укый. Икенчесе – Эльза, 13нче мәктәптә, 9нчы сыйныфта белем ала. Ул актив кыз, шигырьләр бәйгесендә, башка конкурсларда да катнашырга ярата икән. Аннары – Алмаз, 6нчы сыйныфта укый. Ралина исемле кызлары 4нче сыйныфта, ә иң төпчеге – Камиләгә 2,5 яшь. Ул 13нче балалар бакчасына йөри. 

Рузилә Мусинаның әни булу вазифасыннан тыш, һәр җиргә өлгер икәнен дә язмыйча калдырып булмый. Конкурс-бәйгеләрдә катнашып, мактау гармоталары, дипломнар белән папкалар тулган. Узган ел ахырында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең «Хатын-кыз – ана» номинациясендә зональ турда җиңү яулый ул. Быел исә март аенда Казанда шул ук конкурсның республика турында катнашып кайтты. 

Мусиннар өендә көн дәвамында "Әни" сүзе күбрәк яңгырыйдыр. Шушы изге сүз яңгыраган өйдә ничек бәхет яшәмәсен ди!

 

Розалия Мостафина

Язма «Заман сулышы» газетында тулысынча басылды.

Фотолар: гаилә архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев