Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәкер шифаханәсендә волейбол Кубогына турнир үтте

Волейбол уенының күп төрле, сәламәтлеккә уңай йогынты ясый торган яклары бар. Әмма бу искиткеч уенның төп өстенлеге шунда , ул кешенең нинди яшьтә булуына, нинди эштә эшләүенә, яки һөнәренә карамастан, теләсә кайсы кешене мавыктыра һәм үзенә гашыйк итә ала.

Бәкер шифаханәсендә 11 нче июльдән алып 22 нче июльгә кадәр, санаторий Кубогына волейбол буенча турнир узды. Турнирда хатын-кызлар командалары да, ир-егетләр командалары да бик әзерлекле булып, җиңүгә рухланып катнашты.

10 көн дәвамында  хатын-кызлардан торган алты һәм  ир-егетләрнең өч командасы тиңдәшсез волейбол көрәшендә көч сынашты. Ярышларда административ-идарә корпусы, дәвалау-сәламәтләндерү комплексы, ләм белән дәвалау корпусы, номерлар фонды һәм азык-төлек блогы хезмәткәрләре катнашты.

Командалар көч һәм спорт әзрлеге ягыннан, билгеле,  төрле иде, әмма шулай булуга карамастан алар  һәр туп өчен “теш-тырнаклары” белән уйнадылар, җанатарларны да шактый гына борчулы мизгелләр кичерергә мәҗбүр иттеләр. Турнирның дустанә атмосферасына карамастан, мәйданчыкта сәламәт көндәшлек рухы хөкем сөрде - беркем дә бирешергә теләмәде һәм һәр уен үзенчә кызыклы, көтелмәгәнчә эмоцияләргә бик бай булды.

“Санаторий хезмәткәрләре өчен спорт- аз гына вакытка булса да эштән арынып тору, үз сәламәтлекләрен ныгыту. Аннан килеп, спорт ул  коллектив  белән бергә, бердәм карар кабул итәргә өйрәнү мөмкинлеге дә бит”, - дип, билгеләп үтте шифаханә директоры Наил Шәйхетдинов турнирда катнашучыларны сәламләү сүзендә.

Волейбол-спортның команда төре, ярышларның уңышлы нәтиҗәсе- аның барлык әгъзаларының тырышлыгы нәтиҗәсе ул.  Турнир дәвамында уенчылар сугышчан рухта булдылар һәм бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.

Ә бу волейбол ярышларының нәтиҗәсе буенча, хатын – кызлар арасында күчмә кубокка -азык-төлек блогы командасы, ир-атлар арасында административ-идарә корпусы командасы ия булды.

Калган урыннар түбәндәгечә бүленде:

- ир-атлар арасында 2 нче урын-массажчылар командасында,  ә 3 нче  призлы урынны  шифаханәнең ветераннары яулады,

-хатын-кызлар арасында 2 нче урын – административ-идарә корпусы командасында, 3 нче урынга-номер фонды командасы ия булды.  Җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле медальләр һәм призлар белән бүләкләнде.

https://vk.com/bakirovo33 фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев