Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Больничный» бирү тәртибенә үзгәрешләр кертмәкчеләр

Ул гамәлгә керә калса, ел дәвамында авырырга «рөхсәт ителгән» көннәр саны кыскарачак.

Төгәлрәк әйтсәк, ярты ел эчендә кеше дүрт тапкыр «больничный»га чыккан булса, бишенче тапкырында инде аны, күп дигәндә, өч көнгә генә ачачаклар. Бу тәкъдим хуплау таба калса, ул киләсе елның 1 сентябреннән гамәлгә керер дип көтелә.

Әлегә исә ел дәвамында алып булган «больничный» күләме чикләнмәгән. Табиб аны, күп дигәндә, 15 көнгә кадәр ача ала. Озайту-озайтмауны исә табиб комиссиясе хәл итәргә тиеш. Аның карары нигезендә «больничный» 12 айга кадәр озайтыла ала. Әмма бер шарт белән: һәр 15 көн саен табибка күренеп торасы булачак. Хастаханәгә ятарга кирәк булса, «больничный» әнә шул чорга бирелә, өйгә чыккач тернәкләнү өчен тагын ун көнгә озайтыла ала. Шифаханәдә дәваланган өчен исә 24 көнгә кадәр «больничный» тиеш.

Билгеле булганча, «больничный» кәгазьләре 2022 елдан бирле электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Аның беренче өч көне өчен – эш бирүче, калган көннәре өчен Социаль фонд түли. Дәвалау оешмасына барып, «больничный»ны япкач һәм эш бирүче Социаль фонд идарәсенә кирәкле мәгълүматларны җибәргәч, кешегә ун көн эчендә акча күчәргә тиеш. Кеше «больничный» кәгазе турындагы бөтен мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси битендә таба ала.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/155990/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев