Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Больничный”ны яңача түли башлаячаклар

27 майдан Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының яңа боерыгы гамәлгә кергән.

Хәзер аның нигезендә “больничный”ны яңача исәпли башлаячаклар. Үзгәрешләр вакытлыча эшкә сәләтсезлек, йөклелек һәм бала тудыру буенча түләүләргә кагыла, дип хәбәр итә “Парламентская газета”.

Эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү буенча килешү нигезендә эшләү чорлары (төп эш урыныннан тыш, ниндидер башка оешмалар белән дә хезмәттәшлек итү турында сүз бара), шулай ук фән, әдәбият, сәнгать әсәре буенча авторлык түләүләре алынган чорлар да иминият стажына кертелә. Димәк, “больничный” түләвен исәпләгәндә, шулар да исәпкә алыначак, дигән сүз.
Шул ук вакытта “больничный” түләү өчен югарыда телгә алып үтелгән фактларны раслаган килешүләрне күрсәтү таләп ителәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/114202/

Фото: https://www.freepik.com

 https://tulachi.ru/news/v-respublike/bolnicnyiny-ianaca-tuli-baslaiacaklar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев