Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөтен мәктәпләрдә дә бер төрле мәктәп формасы кертергә җыеналар

Мәгърифәт министры Сергей Кравцов, дәүләт теле буларак, рус теленең статусын тагын да ныгыту һәм, идарә механизмнарын үзәкләштерү максатыннан, мәктәпләрне төбәкләргә тапшыру планнары турында сөйләгән.

Россия Мәгърифәт министрлыгы барлык мәктәпләргә бер үк төрле кием кертүне күздә тота. Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцов белдергән. Тиешле закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән, дип хәбәр ителә Мәгърифәт министрлыгы сайтында.

Аның әйтүенчә, киемнең тәгаен төрен һәр мәктәп мөстәкыйль билгеләргә тиеш.
Хәзерге вакытта мәктәп формасын киеп йөрү кагыйдәләре төбәкләр дәрәҗәсендә билгеләнә. Депутатлар әлеге закон проектын 2013 елда караган.

Кравцов шулай ук дәүләт теле сыйфатында рус теле статусын ныгыту һәм, идарә механизмнарын үзәкләштерү максатыннан, мәктәпләрне төбәкләргә тапшыру турында искә төшергән.
Министр әйтүенчә, мондый закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән дә инде.

https://vatantat.ru/2022/11/97103/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев