Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Боз сараенда үткән хоккей турнирында шәһәр башлыгы Кубогын кем алды? (+фотолар)

Лениногорскиның Чайковского урамында урнашкан яңа Боз сараенда шәһәр башлыгы Кубогына хоккей турниры узды.

Турнир район авыллары яшьләре арасында узды. Анда Шөгер, Куакбаш, Тимәш авылының хоккей командалары катнашты. 

Иң беренче Тимәш авылы командасы белән Шөгер авылы командасы уйнады. Тимәшлеләр 3:2 белән жиңделәр. 

Шуннан соң Шөгер авылы командасы Куакбаш авылы командасы белән ярышты. Нәтижәдә, Куакбаш авылы командасы 7:1 исәп белән шөгерлеләрне жиңде. 

Уенның иң кызыклы һәм мавыктыргыч өлешендә, ни өчен шулай дим, чөнки ике иң көчле команда уйнады. Алар - Тимәш һәм Куакбаш авылы командалары.

Уен бик кызу барды. Ике команда да бирешергә теләмәде. Берсен-берсе уздырып уйнадылар. Ләкин, Тимәш авылы командасы барыбер көчлерәк булды һәм Куакбаш авылы командасын 2:5 исәбе белән жиңделәр. 

Тимәш авылы командасы инде өч ел рәттән шәһәр башлыгы Кубогы иясе булган һәм бүген да Кубокның иясе булуын дәвам итәчәкләр. 

Рамия Гарифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев