Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүләк итеп яздырткан район газетын укыйлар

“Подписка бүләк ит” акциясе барышында районыбызның олы яшьтәгеләренә, авыл хуҗалыгы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә “Август-Лениногорск” агрофирмасы “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетлары яздыртты .

Бу көннәрдә киләсе елның беренче яртыеллыгына язылу бара. “Подписка бүләк ит” акциясендә даими катнашучыларның берсе – безнең район җирлегендә авыл хуҗалыгы тармагын алып баручы “Август-Лениногорск” җәмгыяте.

Аларның игелекле ярдәме белән киләсе яртыеллыкта авылларда яшәүче ветераннар, колхозларда эшләп, лаеклы ялга чыккан олы яшьтәгеләр, тыл хезмәтчәннәре “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетларын өйләренә алдыртып укыячак.

Райондагы Керкәле, Зәй-Каратай, Яңа һәм Иске Иштирәк, Иске һәм Яңа Шөгер, Бәкер, Мөэмин-Каратай, Урдалы, Карагай, Ивановка, Мичурин, Яңа Сережкино авыл җирлекләрендә яшәүче – ягъни агрофирма эшчәнлеген алып баручы территорияләрдәге авылларда яшәүче хезмәт ветераннары, актив пенсионерлар – барлыгы 58 кеше район газетларын 2024 елның беренче яртыеллыгында алачак.

 “Август-Лениногорск” агрофирмасы әнә шундый бүләк ясады, редакция өчен зур ярдәм булды. Шунысын да билгеләп үтик: агрофирма җитәкчелеге инде менә берничә ел дәвамында һәр яртыеллыкта шулай район газетларын яздырта. Бу гамәлләре  башкаларга да үрнәк булып торсын иде.

Авылларда гомер итеп, намус белән эшләп, лаеклы ялга чыгучылар  киләсе елда район газетларыннан  шәһәр һәм авыллардагы хәбәрләрне, яңалыкларны, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы язмаларны, район кешеләре турында укыячаклар, шулай ук агрофирманың эшчәнлеген дә яктыртабыз.

Карагай авылында яшәүче Оркыя апа Әхмәтова озак еллар ул чактагы “М.Җәлил” колхозында эшләгән. “Безнең балачак бик авыр булды. Әти 1941 елда сугышка китте, 1943 елда үлгән хәбәре килде. Мин 8 классны да тәмамлый алмадым. Колхозда сарык фермасы бар иде. Шунда сарыклар карадым. Аннан колхозның суган үстерә торган кырларында да эшләргә туры килде. Гомер буе авылда булдым, тырышып эшләгәнне күрә белделәр. Казанан кайткан Мактау грамотасы да бар”, - дип сөйли Оркыя апа.

Киләсе елның мартында аңа 85 яшь булачак. Бүгенге көндә улы һәм килене, ике оныгы тәрбиясендә яши. “Аллага шөкер, балалар бик яхшы мөнәсәбәттә. Үзләре уңган, йорт-җирне дә, бакчаны да карыйлар”, - ди.

Мөэмин-Каратайда яшәүче Габделәхәт Габдрахмановка да "Заман сулышы" килеп тора. Ул – тумышы белән шушы авылдан, тыл ветераны. Габделәхәт бабай 92 яшьтә булса да, ил-көн яңалыклары белән танышып тора, кызлары тәрбиясендә яши. Олы буын авырлыклар күрсә дә, сынмаганнар. Яшьтән үк колхоз эшен җигелеп тартканнар.

Райондашларыбызга исәнлек белән озак еллар яшәргә язсын. Авылларның нигезен дә шушы олы кешеләр тәшкил итә бит. Аларда гына тормыш тәҗрибәсе, үрнәк гамәлләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев