Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бушлай даруларны кемнәр алырга хокуклы?

Пенсионерлар бушлай тәэмин итүгә дәгъва кыла алмый, тик медицина күрсәткечләре буенча кирәкле даруларга 50 процент ташлама каралган. Аны алу өчен пенсия минималь булырга тиеш. Дарулар алу өчен яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итәләр.

Түләүсез нигездә медикаментлар алырга мөмкин кешеләр:

- Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар (шул исәптән армия һәм флот ихтыяҗлары өчен бурычларны үтәгән предприятиеләр хезмәткәрләре, партизаннар);

- хәрби бурычын үтәгәндә яки аннан соң – яралардан яки авырулардан үлгән хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләре һәм хатыннары;

- Ленинград блокадасында яшәүчеләр һәм яклаучылар;

- элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыннары;

- башка дәүләтләрдә булган хәрби хәрәкәт ветераннары (мәсәлән, Әфганстан);

- СССР һәм Россия геройлары;

- ата-аналарының кеременә бәйсез рәвештә 3 яшькә кадәрге балалар (ә күп балалы гаиләләрдә – 6 яшькә кадәр);

- I төркем инвалидлары, эшләмәүче II төркем инвалидлары, шулай ук инвалид балалар;

- ЧАЭС һәлакәтенең тискәре йогынтысына дучар булган яки башка атом-төш һәлакәтләре һәм сынаулар аркасында нурланыш алган затлар;

- Ерак Төньякның аз санлы халыклары.

Медикаментлар, инвалидлык булу-булмауга карамастан, шикәр чире белән авыручыларга бирелергә тиеш. Сүз шикәр киметү өчен инсулин яки таблеткалар турында гына түгел, хәтта глюкометрга тест-тасмалар, шприцлар турында да бара.

Бушлай дару алучыларның тагын бер төркеме – йөкле хатын-кызлар. Аларны тәэмин итү мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә түгел, ә төбәк дәрәҗәсендә беркетелгән. Шуңа күрә төрле төбәкләрдә авырлы хатын-кызларга бирелә торган дарулар исемлеге аерыла. Нигездә, бу йод һәм тимер препаратлары, булачак әниләр өчен поливитаминнар, бала төшү куркынычы янаганда кулланыла торган дарулар.

Пенсионерлар бушлай тәэмин итүгә дәгъва кыла алмый, тик медицина күрсәткечләре буенча кирәкле даруларга 50 процент ташлама каралган. Аны алу өчен пенсия минималь булырга тиеш.

II һәм III төркемдәге эшләүче инвалидлар шулай ук даруларны 50% ташлама белән алырга мөмкин. Ә бөтенләй бушлай тәэмин итү I төркем инвалидларга һәм эшләмәүче II төркем инвалидларга каралган.

Дарулар алу өчен яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итәләр.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/bushlay-darularny-kemnr-alyrga-khokukly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев