Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел яңа туган балалар өчен бүләкләргә ГОСТ барлыкка киләчәк

2026 елда Россиядә яңа туган балалар өчен бүләк комплектларына илкүләм стандарт эшләнәчәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгына Роскачество башлыгы Максим Протасов хәбәр иткән.

Агентлыкка биргән интервьюсында ул күп кенә төбәкләрдә мондый җыелмаларны тапшыру практикасы булуын сөйләгән. Аның сүзләренчә, иң яхшы мисалларны гомумиләштерергә һәм төбәкләр өчен киңәш сыйфатында илкүләм стандарт булдырырга кирәк.

Булачак стандартның эчтәлеген шәрехләп, Роскачество башлыгы әни кешенең бала тудыру йортыннан нинди продуктлар һәм продукция җыелмасы белән чыгарга тиешлеген, яңа туган сабый өчен эталон тартманың нинди составта булырга тиешлеген билгеләргә кирәклеген билгеләп үтә.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев