Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел кыш ничек киләчәк?

Арча районының Ашытбаш авылыннан халык синоптигы Рәис абый Шәкүров фаразлары.

– Кар күп булмас, әмма суык булырга охшаган. Күчмә кошлар быел бик иртә китте. Димәк, салкын булачак. Аннары бәрәңге сабаклары төньякка ятып үсте, бу да кыш салкын булачак дигән сүз. Көньякка ятып үссә, гадәттә җылы була, – ди ул. 
Беренче кар 10-11 ноябрьдә үк төшәсе ди. Әмма 29 ноябрьгә кадәр яуган карлар эреп бетәчәк. 
20 сентябрьгә кадәр Рәис абый кабак, ташкабакларны җыярга кушты. 20сеннән соң кыраулар төшә башлый, ди. 
Ә бу җылы көннәр тагын бер атна гына тоткарланачак икән.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев