Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Лениногорскида чыршыларны «Юбилейный» паркында һәм Үзәк мәйданда куячаклар

Узган атнада “Юбилейный” паркында чыршы урнаштыра башладылар.

Эшчеләр яңа ел чыршысының каркасын җыеп, чыршыны урнаштырып баралар. Әлегә түбәсенә кадәр җитмәделәр. Әйтергә кирәк, чыршы биек, 12 метрлы. Яңа ел гүзәле  2020 елда нефтьчеләр ярдәме белән барлыкка килгән иде.

Эшчеләр бер үк вакытта паркта фигуралар куялар, шулай ук төсле утлар белән балкып торучы аркаларны урнаштырдылар.

Шәһәрнең үзәк мәйданы да яңа елга бизәлә. Быел монда яңа бизәү объекты – әкияти карета барлыкка килде. Шәһәр архитектура бүлегендә әйтүләренчә, үзәк мәйданда кардан ел символы - Аждаһа фигурасын да ясап куячаклар.

Узган елларда шугалак Нефтьчеләр монументы каршында булса, быел ул үзәк мәйданга күчте. Тиздән ул да эшли башлаячак.

Бәйрәм чыршысын - төп чыршыны ачу датасын соңрак, төгәл көнен хәбәр итәрбез. Сайтыбызны  укып барыгыз.

 Яңа елга бизәү буенча предприятие-оешмалар арасында конкурс булачак. Монда  ел саен авыл җирлекләре дә катнаша.

 

Рамия Гарифуллина фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев