Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Лениногорскида талпаннар иртәрәк «уянган»

Бу хакта Лениногорск Гигиена һәм эпидемиология үзәге хәбәр итә.

Яз иртә килгәч, талпаннарны да "уяткан". Лениногорск Гигиена һәм эпидемиология үзәге мөдире Наталья Лебедева хәбәр иткәнчә, узган ел талпан тешләү белән 127 лениногорскилы мөрәҗәгать иткән. Быел әлегә мөрәҗәгать итүче юк, ди.

Ә менә хайваннарда, көннәр җылына башлау белән,  аерым алганда, 15 эткә кадалган талпанны алганнар. Ветеринария клиникасы директоры Мансур Гильмурадов дүрт аяклы дусларыгыз белән урман паркыннан йөреп кайткач, хайванны ныклап тикшерергә куша.

Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре "Әгәр урманда йөреп кайтырга ниятлисез икән, нәрсә киясегезне алдан ук уйлагыз: җиңнәре һәм ыштан балакларында манжетлар булган тыгыз кием киегез, муен һәм башыгыз ачык булмасын. Талпанны куркыта торган препаратларны тән тиресенә түгел, киемгә сөртергә кирәк", - диләр.

Шулай да Талпан кадалган икән, аны башын һәм борынын зарарламый гына, пөхтә итеп тартып алырга һәм лабораториягә тикшерергә җибәрергә кирәк. Шулай ук, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

фото: "Лениногорск-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев