Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел өйгә газ кертү өчен субсидия 100 мең сумга кадәр артачак

Быел Татарстанда ташламага ия булучыларга участок эчендә газ үткәрүгә, газ җиһазлары сатып алуга һәм урнаштыруга субсидия 100 мең сумга кадәр артачак, дип хәбәр итте «Газпром трансгаз Казань» генераль директоры Рөстәм Усманов. Бу рәсми рәвештә агымдагы елның март башында, субсидия күләмен арттыруны законлаштыручы тиешле документ әзер булгач мөмкин булачак.

«Республика җитәкчелеге, участок эчендә газ үткәрү проблемалы булган гражданнар категорияләренең барлыгын аңлап, халыкның ташламалы катламнары өчен бер тапкыр бирелә торган субсидияне 80 мең сумга кадәр раслады. Шул ук вакытта Россия Президенты Владимир Путинның әлеге сумманы 100 мең сумга кадәр арттыру турындагы йөкләмәсе бар», – дип сөйләде Усманов.

Ярдәм алуга Бөек Ватан сугышы ветераннары, 18 яшькә кадәрге өч яки аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр, беренче һәм икенче төркем инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр, җан башына уртача кереме 10 мең сумнан ким булган гаиләләр һәм җан башына уртача кереме 19 мең сумнан ким булганнар исәп тота ала.

Газ үткәрү һәм сатып алу, җиһазлар кую буенча барлык эшләрнең тулы бәясе 120 мең сум тора, дип өстәде Усманов.

Исегезгә төшерәбез, субсидия алу өчен, газ үткәрү, җиһаз сатып алу һәм урнаштыру буенча барлык эшләрне башкарганнан соң, яшәү урынында социаль яклау органнарына гариза җибәрергә кирәк. Шул ук вакытта субсидия суммасы тотылган акчадан күбрәк була алмый.

https://tatar-inform.tatar/news/byel-oiga-gaz-kertu-ocen-subsidiya-100-men-sumga-kadar-artacak-5865398?utm_source=top

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев