Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Татарстанның 78 аз санлы торак пункты югары тизлекле интернет белән тәэмин ителәчәк

Татарстанда үткән ел 38 аз санлы торак пункт беренче тапкыр 4G мобиль элемтәсеннән файдалану мөмкинлеге алды.

Быел тагын 78 аз санлы торак пунктта (100-500 кеше яши торган) югары тизлекле интернеттан файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы.

Бу – күп фатирлы йортта яшәүчеләр һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен җаваплы идарәче компанияләр үзара аралаша торган, шулай ук дәүләт органнары белән элемтә урнаштыру мөмкинлеге биргән аерым социаль челтәр. Гадәттә йорт белән идарә итүгә кагылышлы сорауларны хәл итәргә кирәк булса, бөтен фатир хуҗаларын да киңәшмәгә җыю кыен. Хәзер милекчеләр идарәче компания һәм күршеләр белән интернет аша элемтәдә тора ала. Моның өчен смартфонга «Локоло» мобиль кушымтасын урнаштырырга гына кирәк (locolo.tatarstan.ru).

Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм программасы ярдәмендә тормышка ашырылган «Минем субсидияләр» электрон платформасы (subsidiya.tatarstan.ru) да Татарстан халкы өчен уңайлы хезмәткә әверелде. Әлеге хезмәт аша эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр дәүләттән 59 төрле ярдәм чарасын электрон рәвештә ала. Шул рәвешле 120 мең гариза каралган һәм 5 миллиард сумга якын субсидияләр бирелгән.

Моннан тыш, быел «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты буенча авылларда почта бүлекчәләрен ремонтлау эшләре дә дәвам итәчәк. 24 муниципаль райондагы барлыгы 46 почта бүлекчәсе төзекләндереләчәк. Тагын 100 бүлекчәне шушы программага кертү мәсьәләсе карала.

https://tatar-inform.tatar/news/byel-tatarstannyn-78-az-sanly-torak-punkty-yugary-tizlekle-internet-belan-taemin-itelacak-5867220

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X