Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быелгы кыш нинди булачагын фаразлаганнар

Танылган метеоролог Евгений Тишковец «PRIMPRESS» хәбәрчесенә ноябрь ае һәм кышкы өч айның нинди булачагы турында сөйләгән.

Аның фаразына караганда, быелгы кышның гайре табигый килүе көтелә. Төньяк-көнбатыштан атлантик циклоннар еш үтеп керәчәк. Алар икешәр атнага кадәр сакланачак.

Ноябрь аеның иң начар көзге айга әйләнүе бар. Күп кенә төбәкләрдә бик күп явым-төшем көтелә.

Метеоролог сүзләренә караганда, һава температурасы нык «уйнаячак». Тулаем алганда, декабрьдән февраль аена кадәр термометрның терекөмеш баганасы нормадан берничә градуска югарырак булачак. Көчле суыклар җепшек һава белән еш алышынып торачак. Бу исә бик еш бозлы яңгырларга, бозлавык һәм кар-бураннарга китерәчәк, дигән Тишковец.

"В.Т." сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев