Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаллыда чыгучы газета күзләре күрмәүчеләр өчен аудиоформатта язмалар тәкъдим итә

15 октябрь - күзләре күрмәүчеләр көне, икенче төрле «Ак таяк»лылар көне.

Бүгенге көндә дөньяда тома сукыр 39 миллион кеше яши.

Күрмәүчеләр очраша торган проблемалар белән таныштыру һәм аларны чишү өчен, бөтен ил буенча төрле чаралар уза.

Әлеге игелекле гамәлләргә “Шәһри Чаллы” да кушылды. Редакция күрмәүчеләргә ярдәм йөзеннән газета битләрендә бастырылучы кызыклы материалларны аудиоформатта да тәкъдим итә башлады.

Бу башлангычны хуплаучылар да табылды. Чаллы сукырлар җәмгыяте әгъзасы Рамил Гобәйдуллин белдерүенчә, редакция бик тә киркәле эшкә алынган. “Татар телендә аудиокитаплар күп булмаса да бар, тик аларның күбесе әкият яки шигырь тибында. Безнең исә гадәти тормыштан алынган аянычлы язмышларны, булган хәлләрне, вакыйгаларны да тыңлыйсы килә. Без аларга “Шәһри Чаллы”ның социаль челтәрләрендә тап булдык. Бу эшегез дәвамлы булсын иде”, - ди 15 ел күзләре күрмәүче егет.

“Шәһри Чаллы” газетасы тарафыннан тәкъдим ителүче аудиоязмаларны газетаның Вконтакте төркемендә тыңларга була. Аларны журналистлар, укытучылар, театр артистлары укый.  Киләчәктә редакция хезмәткәрләре ил-көн яңалыкларын да аудиоформатта тәкъдим итәргә җыена.

http://shahrichalli.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев