Чаллыда ике баланың балалар бакчасыннан качуын Тикшерү комитетына хәбәр итәчәкләр
Чаллыда 24 ноябрьдә, 39 нчы комплекстагы балалар бакчасыннан ике бала качкан.
Ике баланың үзләре генә балалар бакчасыннан китеп баруына бәйле хәл турында Россия Тикшерү комитеты рәисенә хәбәр ителәчәк.
Чаллыда яшәүче хатын-кыз «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәһәр берләшмәләренең берсендә «Инешкәй» балалар бакчасы хезмәткәрләренең эшенә зарлана. "13.35 сәгатьтә миңа төркем тәрбиячесе шалтыратты һәм кызымның башка кыз белән бергә, урамда йөргәннән соң югалганын һәм аларны таба алмавын хәбәр итте. Балаларның Югалуы турында билгеле булып та, миңа 1,5 сәгатьтән соң гына әйттеләр", - дип язган хатын.
Ул балалар бакчасына килгәч, тәрбиячеләрнең балаларны тапканлыгы ачыклана.
«Бу вакыт эчендә кызлар өченче комплекста йөреп, өч тапкыр юл аша чыгарга өлгергән», – диелә хәбәрдә.
Нәтиҗәдә, Тикшерү комитеты башлыгы бу хәлнең нечкәлекләрен үзенә җиткерергә кушу бурычын йөкләгән.
фото: https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев