Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаллыда авиаһәлакәттә һәлак булучыларның мәетләрен якыннарына тапшыралар

Фаҗигадә һәлак булучыларның туганнары белән психологлар эшли.

Әлеге минутларда Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең патологоанатомия бүлегендә авиаһаләкәттә вафат булган кешеләрнең мәетләрен якыннарына тапшыралар. Кара катафалклар инде берничә кешенең мәетен туган якларына алып китте.

Фаҗигадә һәлак булучыларның туганнары өчен Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә мәгълүмати-психологик үзәк булдырылган. Аларга 21 психолог ярдәм күрсәтә. Чиркәү һәм мәчет әһелләре рухи яктан терәк булырга тырыша.

Шулай ук барлык документ эшләре дә әлеге үзәктә башкарыла.

Мәетләрне тану аерым бинада башкарыла. Якыннарын югалткан кешеләрнең хәле бик авыр, аларны психологлар җитәкләп диярлек алып бара.

Морг тирәсендә полиция кизү тора. 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/11-10-2021/challyda-avia-lak-tt-lak-buluchylarny-m-etl-ren-yakynnaryna-tapshyralar-5840811

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев