Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Чишмә»леләрне котларга Кыш бабай килгән (+фотолар)

Лениногорск шәһәренең 11 гимназиясендә, Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсенең 2023 ел йомгакларына багышланган утырышы узды.

Агымдагы елның иң истә калган мизгелләренең берсе − 23 ноябрьдә Н. В. Кудашев исемендәге музыка мәктәбендә үткән Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсенең 65 еллыгына багышланган тантаналы юбилей кичәсе.

Әлеге мәртәбәле бәйрәм чарасына Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессыннан, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы, Әлмәт бүлекләреннән танылган шагыйрь-язучылар, галимнәр һәм әдәбият сөючеләр килгән иде.

2024 елда аерым каләмдәшләребезнең иҗат кичәләрен уздыру да күздә тотыла. Алар арасында Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шәмсуаровка - 70 яшь, шагыйрә Әлфия Сөләймановага - 60 яшь, шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы Рәмзия Габделхаковага да 65 яшь тула.

11 гимназиядә уңышлы эшләп килүче яшь каләм тибрәтүчеләрне туплаган «Чишмәкәй» иҗат түгәрәгенең эшчәнлеген дә уңай яктан билгеләп үтәсе килә. Әлеге әдәби түгәрәкнең җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәмигуллина Венера Минсәгыйт кызы балаларны иҗатка тарту, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, "Чишмә"нең дәвамын тәшкил итәчәк яшь шагыйрь һәм шагыйрәләрнең иҗади сәләтләрен үстерү өстендә зур эш алып бара. Моннан тыш 11 гимназиядә республика күләмендә иҗади бәйгеләр узуын да билгеләп үтми мөмкин түгел.

Әлбәттә, иң күңеллесе "Чишмә"дәшләрне Яңа Аждаһа елы белән ерак юлны якын итеп килгән Кыш бабайның бәйрәм алды тәбрикләве булгандыр. Ул иҗат әһелләренә истәлекле бүләкләр алып килде, халык күңелен яуларлык иҗат уңышлары теләде.

Әйе, 2023 ел тарихка кереп бара. Безнең "Чишмә"безгә яңа каләмдәшләр кушыла. Барча каләмдәшләрне Яңа елны күңелле итеп каршы алуларын, иҗади уңышлар, илһамлы таңнар, татар халкын сөендерерлек яңа әсәрләр язуларын телибез!

Таһир Шәмсуаров

фото: "Чишмә" берләшмәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев