Чит ил паспортын алу кыенлашачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Чит ил паспортын алу кыенлашачак

Россия хөкүмәте яңа буын чит ил паспорты бирү өчен пошлинаны 2024 елның 1 гыйнварыннан ук арттырачак.

Өлкәннәр өчен документны рәсмиләштерү бәясе биш мең сумнан алты мең сумга кадәр, ә балалар өчен ике мең ярымнан өч мең сумга кадәр артачак. Моннан тыш, Россиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт рәсмиләштергән өчен пошлинаны 1600 сумнан 1920 сумга кадәр арттыру планлаштырыла.

"Ш.К."

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/


Нет комментариев