Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чит илдән ял итеп кайткач ПЦР тест тапшырырга кирәкми

коронавируска каршы прививка ясамаган гражданнарга чит илләрдән кайтканда ПЦР-тестларын тапшырырга кирәк түгел. Роспотребнадзор тест бирүне гамәлдән чыгарды, карарны ведомство башлыгы Анна Попова имзалады.

Документ текстында әйтелгәнчә, барлык гражданнарга һәм гражданлыгы булмаган затларга РФгә кергәндә анкета тутырырга кирәк булачак. Бу аэропортларга гына түгел, ә дәүләт чиге аша узучы барлык пунктларга да кагыла. 

Исегезгә төшерәбез, элегрәк россиялеләр 72 сәгать эчендә ПЦР-тестларын тапшырырга яки дәүләт хезмәтләре порталына вакцинация яки моңарчы коронавирус белән авыруы турында сертификат тапшырырга тиеш иде.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiyag-kergnd-ptsr-test-tapshyryrga-kirkmi 

https://photo.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев